Чанаң әзерлә: күршеләр өчен иң яхшы бәйрәм оештыручыларга 40 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр

Кышны көтәсезме? Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Яңа елга әзерләнә башларга ук киңәш иттеләр. Республикада «Күрше» фестиваленең кышкы чоры башлана. Күршеләр өчен иң яхшы бәйрәм оештыручыларга исә 40 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр. Яңа бәйге һәм аның шартлары турында журналистларга да сөйләделәр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортына брифингка дип килгән журналистларны көздән алып кышка «салды».

– Яңа ел – берләштерә торган бәйрәм. Без гаиләләребез, күршеләребез белән очрашабыз, уңай хис-кичерешләр белән уртаклашабыз, узып бара торган елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар корабыз, – дип кышкы бәйгегә бәйрәм рухы өстәде вице-премьер.

Аның әйтүенчә, кышкы фестиваль җәйгесенең дәвамы булып торачак. Билгеле булганча, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тәүге тапкыр узган «Күрше» бәйгесенә гаризалар май аенда кабул ителә башлады. Ишегалларындагы чаралар исә җәй буе дәвам итте. Күршеләрне уйнатып-биетеп кенә калмыйча, үзара берләштергән чын халыкчан бәйрәмгә әверелде ул.

– Беренче фестиваль үзенең кирәклеген исбатлап күрсәтте: бәйге кысасында республикада яшәүчеләрдән 585 гариза кабул иттек. Нәтиҗәдә Татарстанның төрле районнарында барлыгы 291 чара узды, – диде Ләйлә Фазлыева.

Аның әйтүенчә, Татарстанда ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә бәйле бик зур эш башкарыла. «2020 елдан бирле  республика «Безнең ишегалды» программасы кысасында 5851 ишегалды тәртипкә китерелде. Бу – бик зур сан. Әлеге юнәлештәге эш быел да дәвам итә. Хәзер исә яңартылган киңлекләрне җанландырырга, бирегә бәйрәм рухы өстәргә кирәк», – диде вице-премьер.

Бу юлы да күршеләр өчен иң шәп бәйрәм оештыручыларга акчалата бүләкләр бар.

– Приз фонды 40 миллион сум тәшкил итә. Муниципаль учреждениеләр – 1 миллион сумга кадәр, юридик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар – 900 мең сумга кадәр, үзмәшгульләр 500 мең сумга кадәр грант ота ала, – дип белдерде Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

Гаризаларны инде хәзер үк җибәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат – куршефест.рф сайтында. Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, кышкы «Күрше» фестивалендә тимераяк, чанада шуу бәйгеләреннән алып иҗади, патриотик кичәләрне кертеп, 150 дән дә күбрәк чара узачак дип көтелә. Сүз уңаеннан, ишегалларын, парк һәм скверларны гөрләтәчәк кышкы әйлән-бәйләндә 50 меңнән артык күрше катнашачак дип фаразлана.

Бу юлы бәйгегә бәйле үзгәрешләр дә бар. Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, иҗтимагый киңлекләргә аерым игътибар биреләчәк. Шул ук вакытта ишегалларын да онытмаганнар. «Бер гариза кысасында өч чара үткәрү планы тәкъдим ителергә, аларның кимендә берсе ишегалдында узарга тиеш», – дип аңлаттылар брифингта. Яңа ел булгач, бәйге шартлары нигезендә, бәйрәм үткәрүгә бүлеп бирелгән акчаның 20 проценты иҗтимагый киңлекне бизәүгә тотылачак. Шунысы да бар: өч чараны да бер көндә үткәрергә ярамый. Моның өчен махсус вакыт чорлары билгеләгәннәр: 20 декабрьдән – 11 гыйнварга кадәр, 20 гыйнвардан – 11 февральгә кадәр һәм 11 февральдән – 28 февральгә кадәр. Бәйрәм кәефе кыш буена җитәчәк, кыскасы.

Ә без төзи дә, ял итә дә беләбез. Наилә Зиннәтуллина шулай ди. «Бу җәйдә Татарстанда яңартылган иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалларында ике зур проект «Татарстанда җәй» һәм «Күрше» фестивальләре узды. Аерым алганда, күршеләр өчен төрледән-төрле күңел ачу, спорт, иҗади чаралар 258 ишегалдында, шулай ук 33 иҗтимагый киңлектә узды. Аларда 80 меңнән артык кеше катнашты. Ә «Татарстанда җәй» фестивале кысасында республиканың барлык муниципаль районнарында 3,5 меңнән күбрәк чара узды. Шуңа күрә бу җәйдә республикада яшәүче һәркем, хәер, читтән килгән кунаклар да ялларны күңелле итеп үткәрү өчен күңеленә хуш килгән бәйрәм сайлый алгандыр. Гомумән алганда, «Татарстанда җәй» фестивале кысасындагы чараларда 10 миллионнан артык кеше катнашты», – диде Наилә Зиннәтуллина.

«Күрше» бәйгесен үткәрү тәртибе

20 октябрь, 2025 ел – гаризалар кабул итү башлана.

28 ноябрь, 2025 ел – гаризалар кабул итү төгәлләнә.

1 декабрь, 2025 ел – тавыш бирү башлана.

8 декабрь, 2025 ел – җиңүчеләр игълан ителәчәк.

20 декабрь, 2025 ел – республика күләмендә ишегалды вакыйгалары башлана.

28 февраль, 2026 ел – кышкы фестиваль тәмамлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре