Ул “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә моны балаларның хәлен җиңеләйтү һәм атнаның икенче яртысында укуның нәтиҗәсен арттыру зарурилыгы белән аңлаткан. Моңа кадәр Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко пәнҗешәмбе көннәрендә контроль эшләр уздырмаска чакырган. Аның әйтүенчә, бу көнне укучыларның эшкә сәләте сизелерлек кими, ә иң актив көннәре гадәттә дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбегә туры килә.
Гриб фикеренчә, өлкән сыйныфларда дәресләрнең күп һәм катлаулы булуыннан, ә кече сыйныфларда укучыларның мәктәпкә җайлашудагы кыенлыкларыннан чыгып, чәршәмбене иркенрәк, “ялкаурак” көнгә әйләндерергә мөмкин. Аның әйтүенчә, пәнҗешәмбе һәм җомгада укуның нәтиҗәсен арттыру мөмкинлеге бирәчәк бу. Иҗтимагый палата секретаре урынбасары сүзләренә караганда, кайбер чит илләрдә, мәсәлән, Франция һәм Бельгиядә нәкъ шулай эшлиләр дә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез