«Кемгәдер атап әйтелгән сүгенү сүзләре, кимсетелүле сүзләр, аеруча башка кешеләр күреп-укып торган бер мәлдә, мыскыллау буларак бәяләнә. Гадәттә моның өчен штраф күләме 3 меңнән 5 мең сумга кадәр җитә. Ә инде мондый сүзләр интернет/мессенджерлар аша таратылган очракта штраф күләме 10 мең сумга җитәргә мөмкин», – дип аңлатып үткән адвокат. Аның әйтүенчә, язышуда катнашучылар хокукка каршы гамәл кылуда: угрылыкта, ришвәт алу, балалар белән рәхимсез мөнәсәбәттә берсен-берсе гаепләгән очракта, тагын да хәтәррәк. Мондый гамәлләр чынбарлыкка туры килмәсә, гайбәт, ягъни яла ягу буларак бәяләнә бу.
«Россиядә яла ягу өчен җинаять җаваплылыгы каралган: 500 меңнән 5 миллион сумга кадәр штрафтан алып, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр: яла ягу гавами һәм хезмәт урыныннан файдалану нигезендә булса яки авыр/аеруча авыр җинаятьтә гаепләүдән торса», – дип аңлатып үткән юрист. Язышуда яла ягуны яки мыскыллауны дәлилләү өчен скриншотлар, тавыш хәбәрләре, чаттагы язышулар таләп ителә. Аларны чатта катнашучыларның юкка чыгару куркынычы булса, дәлилләрне нотариуста теркәргә мөмкин. «Шуны истән чыгармаска кирәк: хәбәрне бетерү суд өчен аның юкка чыгуын аңлатмый әле»,– дип өстәгән юрист. Ул төркемле чатларда катнашучыларга шаһитлар янәшәсендә ничек дөресен сөйлисең, шулай язарга киңәш иткән. Ә инде зыян күрүчеләргә – язышуны саклап, хокукый юлы сайларга гына кала, дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез