2015 елда Омск шәһәрендә казарма ишелү аркасында ике аягыннан да мәхрүм калган, ике миллион язылучысы булган танылган блогер Рөстәм Нәбиев Татарстан халык артисты Зифа Нагаева белән җыр башкарган. “Ачы үләннәрдән бал җыям” җырын шагыйрә Рөстәмнең үзенә, аның гадәти булмаган язмышына багышлап язган, дип хәбәр итә “KazanFirst”.
– Туган телем – татар телендә сәхнәдә беренче тапкыр җырлавым. Зифа ханымга махсус миңа багышлап язган искитмәле шигырьләре өчен рәхмәт! Бүген тәүге тапкыр җыр премьерасы булды. Каты бәрелмәгез, өйрәнәм генә бит әле, – дип язган Нәбиев социаль челтәрдә.
Чарадан соң Нәбиев артистлар янында, озакламый Илсөя Бәдретдинова белән дә гастрольгә чыкмагаем әле, – дип шаярткан. “Бер ярымлы дуэт”, – дип елмайган блогер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез