Юрист Александр Хаминский “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Чекта товарны сатып алу датасы, вакыты һәм адресы, бәясе, кибенең лояльлек картасы мәгълүматлары, кайвакыт – бонус QR-коды яки ID күрсәтелә. Аферистлар бу мәгълүматларны банк яки кибет исеменнән шалтырату өчен куллана ала. Моннан тыш җинаятьчеләр мондый чеклар белән компенсация яки бүләк сертификаты алырга мөмкин.
Кемнәрдер калдырып киткән чеклар шулай ук чыгымнар турында ялган хисаплар, ялган документлар булдыруда кулланыла, дип билгеләп үткән белгеч. Техника, ювелир салоннары һәм заказны биреп җибәрү пунктлары чеклары аеруча зур саклык таләп итә. Ник дигәндә, алар сатып алучының шәхси мәгълүматларын. гадәтләрен һәм кеременең ни дәрәҗәдә булуын ачып салырга мөмкин. Юрист чекларны касса, кибет янындагы чүп кәрҗиннәренә ташлап калдырмаска, фотосурәтен социаль челтәрләргә урнаштырмаска киңәш иткән. Белгеч әйтүенчә, кирәкмәгән чекны вак кисәкләргә ертып ыргытырга кирәк. Электрон чекларгә килгәндә, электрон почта һәм аккаунтларны саклау сорала, дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез