46 млн электрон почта адресы һәм 140 млн телефон номеры. Бу елның гыйнвар – июнь айларында ил халкының әнә шулкадәр шәхси мәгълүматы интернет челтәренә эләккән. DLBI хезмәте белгечләре шуны ачыклаган.
Билгеле, кечкенә сан түгел бу. Гомумән, соңгы арада шәхси мәгълүматның теләсә кая таралуы елына 40 процентка арткан. Шул ук вакытта 2023 елның беренче ярты елындагы саннар белән чагыштырганда, урлау очраклары кимегән (207дән 144кә).
Мәгълүматны күз карасыдай сакларга кирәге көн кебек ачык. Әмма, нишләмәк кирәк, заманасы да бер төрле тормый. Кибеткә керсәң дә, шәхси мәгълүматларыңны алырга рөхсәт сорыйлар. Аны-моны уйлап тормыйча, ризалашасың инде.
Ә бит шәхси мәгълүматның теләсә кая таралуы аркасында шактый күңелсез хәлләргә юлыгырга мөмкин. «ВТ» юристы Булат Закиров сүзләренчә, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 18 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, әгәр федераль закон нигезендә шәхси мәгълүмат бирү һәм (яки) операторның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык алуы мәҗбүри булса, оператор шәхси мәгълүмат бирүдән баш тартуның юридик нәтиҗәләрен аңлатырга тиеш. «Әгәр SIM-карта сатып алганда кеше үзенең паспорт мәгълүматларын бирүдән баш тартса, кагыйдә буларак, аңа хезмәт күрсәтүдән баш тартачаклар. Шул ук вакытта оператор шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкны күрсәтелгән максатларда гына куллана ала», – дип кисәтә юрист.
Азат ШӘЙХЕТДИНОВ, Касперский лабораториясе белгече:
– Мәгълүмати куркынычсызлык дигәндә, мәгълүматны рөхсәтсез файдалану, үзгәртү яисә юк итүдән саклауны аңлыйбыз. Киберкуркынычсызлык мәсьәләсе хәзер бигрәк тә актуаль, чөнки кешеләр шактый вакытын интернетта уздыра, шәхси һәм шәхси булмаган мәгълүмат белән челтәрдә уртаклаша. Ә бит араларында аеруча кыйммәткә ия мәгълүматлар да бар. Шунысын истә тотарга кирәк: мәгълүматны саклауның мөһим өлеше булып пароль тора. Шуңа да пароль уйлап табуга һәм аны саклауга җитди карарга кирәк. Пароль киберһөҗүмнәргә каршы торырлык, 12 билгедән дә кимрәк булмаска тиеш. Шулай ук парольдә махсус символлар, саннар булырга тиеш.
Баш хәреф һәм юл хәрефләре кулланырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез