Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткән.
«Черек күл паркындагы шугалак алдагы шимбәдә, ә Кремль яр буенда киләсе ялларда ачылачак», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Быел Казанда тимераякта шуу өчен барлыгы 105 урын ачылачак, алар арасында Җиңү Паркы, «Калейдоскоп» паркы, Ак Барс Арена һәм башкалар бар. «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында шугалаклар актив эшли инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез