Газетага язылу

«Черек күл» паркында кышкы фестиваль көтелә

16 гыйнварда «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында Илья Авербух тарафыннан оештырыла торган Winter Fest фестивале узачак.

Тамашачылар чараны бушлай карый ала.

Программа:

12:00 сәгатьтә Альфа-зона эше башлана: кунаклар өчен кайнар эчемлекләр, актив уеннар һәм бүләкләр әзерләнә.

15:00 сәгатьтә шугалакта фигуралы шуу буенча ачык остаханә оештырыла. Аны Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрә.

Теркәлү сылтама аша.

19:00 сәгатьтә бозга Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина, Максим Марини һ.б спортсменнар чыгачак, шулай ук Казанның фигуралы шуу осталарының чыгышы да көтелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре