Газетага язылу

"Черек күл" шугалагына озын чиратлар җыелган

Казанның "Черек күл" шугалагында озын чиратлар хасил булган. Тимераякта шуучылар бик күп булу сәбәпле, чират бөтен парк буенча сузылган. 

Билгеле булганча, шугалак сишәмбе көнне кабаттан эшли башлады. Ул һава торышына бәйле рәвештә, 2 гыйнварда ябылган иде. 4 гыйнварда ачылырга мөмкин, дип фаразланса да, җылы һава торышы торгач, шугалакны ачмый тордылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре