Газетага язылу

Черкиләрнең арту сәбәбен әйттеләр

Бу көннәрдә Казанда черкиләр саны арткан. КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология кафедрасы доценты Николай Шулаев сүзләренчә, 2015, 2017 елларда шушы вакытта активлык күзәтелгән.

– Алар барысы да бервакытта да чыкмый. Салкыннарда черкиләр азрак оча. Көннәр җылыткач, чыга башлыйлар. Бу көннәрдә аларның артуын шуның белән аңлатып була. Июль башында черкиләр тагын да артырга мөмкин, – ди галим.

Аның сүзләренчә, черкиләр кичке 7дән соң аеруча активлаша.
Гадәттә, шәһәрләрдә ял итү урыннарында: балалар лагерьларында, ял итү базаларында бөҗәкләргә каршы препаратлар сибәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре