Газетага язылу

Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты

РФ Цифрлар һәм Мәгариф министрлыклары 2027 елның җәенә балаларны Россиянең барлык төбәкләрендәге лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мондый йөкләмәне 2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко бирде.

Бурычны үтәү өчен ведомстволарга төбәкләрне сервиска тоташтыруны төгәлләргә, шулай ук балалар лагерьларының белешмәлекләрен һәм карточкаларын тутырырга кирәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре