Чернышенко укытучылар кытлыгын киметү чараларын булдырырга кушты

Укытучы һөнәренең абруен күтәрү – мәгариф системасын үстерүнең төп бурычы. Бу хакта Федерация Советының "хөкүмәт сәгатендә" вице-премьер Дмитрий Чернышенко шулай дип белдерде. Ул Россия Мәгърифәт министрлыгына педагоглар кытлыгын киметү чараларын булдыруны йөкләде.

– Беренче чиратта, укытучыларның хезмәтенә лаеклы түләү алымнарын эшләү, мөгаллимнәрне җәлеп итү генә түгел, мәктәпләрдә квалификацияле педагогларны төпләндерү дә мөһим, – ди Дмитрий Чернышенко.

Аның әйтүенчә, бигрәк тә математика, физика, химия, информатика, биология укытучыларына кытлык зур. Соңгы биш елда 25 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 1,5 процентка арткан.

Дмитрий Чернышенко төбәкләр белән бергәләп, педагоглар кытлыгын киметү чараларын булдырырга кирәклеген әйтте. Шул уңайдан яшь укытучыларны җәлеп итү өчен бүген шактый гына социаль ярдәм барлыгын да искә төшерде. “Авыл укытучысы” программасы буенча авылга кайтучы укытучыларга 1шәр миллион сум акча бирелә. Ерак Көнчыгышта бу сумма – 2 миллион.

Искәртеп үтәбез: хәзерге вакытта “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре