Әлеге бурычларны үтәгәндә һәлак булучыларны кредит бурычыннан азат итү тәкъдим ителә. Бу җәһәттән документ Кремль сайтына урнаштырылган. Хөкүмәткә тиешле законга үзгәрешләр әзерләргә кирәк булачак.
Үзгәрешләр Россия территориясен кораллы һөҗүмнән саклау буенча бурычларын үтәүче яки үтәгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга да кредит каникулын бирүне тәэмин итәчәк. Моннан тыш Президент бурычларны үтәгәндә һәлак булган яки соңыннан яраларыннан вафат булучыларны кредит бурычыннан азат итүне күздә тотарга кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез