Будильникның көчле тавышына сискәнеп уянган кеше иртәсен стресстан башлый. Күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, йокыдан сискәнеп уянганда, кешенең кан басымы күтәрелә, бик көчле адреналин бүленеп чыга. Андый чакта кешегә хәтта инсульт та булырга мөмкин, дип кисәтә Япония галимнәре. Шуңа күрә сәгатьнең салмак көйгә уята торган «йомшаграгы»на өстенлек бирегез.
Бүлмә саен көзге урнашкан йортта яшәүчеләр күңел тынычлыгы булмаудан интегә, стресска да ешрак бирешә. Күптән түгел инглиз галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. «Адәм баласы көзге яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Ирексездән, йөзеңне, төс-кыяфәтеңне тикшерә, бар да тәртиптә булган урыннан да гаеп таба башлыйсың. Шуңа күрә, кешедә комплекслар барлыкка килмәсен өчен, йорттагы көзгеләр ишек катында һәм юыну бүлмәсендә генә булырга тиеш.
Йортта артык ачык төстәге пәрдәләр эленеп тору да сәламәтлеккә зыян сала икән. АКШтагы Корнелл университеты галимнәре кызгылт сары һәм кызыл төстәге пәрдәләр кешедә депрессия, дерматит кебек чирләр китереп чыгарырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш ачык төстәге пәрдәләр аркасында кешенең эчке биологик сәгате сафтан чыгып, хроник арыганлык та пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә өйдәге пәрдәләр тонык төстә булса хәерлерәк.
Өйдә иске савыт-саба, картиналар да булмаса, яхшырак. Алар энергияне суыра, диләр.
Һәр бүлмәдә телевизор булган йортта да сау-сәламәт булып яшәү кыен. Ник дигәндә, көндәлек ыгы-зыгы шаукымында кешегә аз гына булса да тынычлыкта калып, ял итеп алу, китап уку, уй-фикерләрне тәртипкә салу мөһим. Өйнең һәр почмагыннан «сөйләп» торган телевизор исә организмны киеренке халәттә тота. Бу исә кешедә төрле психик чирләргә китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез