Газетага язылу

Чираттагы циклон аркасында Татарстанда һава торышы үзгәрә

Татарстанда июнь ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачак. Температура фоны башта түбәнәя, ә аннары яңадан күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

26, 27 һәм 28 июньдә республика көньяктан килүче чираттагы циклонның атмосфера фронтлары хакимлегендә булачак. Төбәк территориясенең күпчелек өлешендә яңгыр, җомга көндез һәм шимбәгә каршы төндә урыны белән көчле яңгыр фаразлана.

Шул ук вакытта, циклонның тыл өлешенә төньяк-көнбатыш агымнар салкын һава алып килүен дәвам итәчәк. Төнлә +8..+14 градус җылы булыр дип көтелә.

Бүген, 26 июньдә, республиканың көнчыгышында термометрның терекөмеш баганасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә якшәмбе көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14..+19 градустан артмаячак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, 29 һәм 30 июньдә, төбәктә яңгырлы һава саклана. Көндез температура +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре