Газетага язылу

Чираттагы ял алдыннан салым бурычын тикшерергә киңәш итәләр

Чираттагы ялга китәр алдыннан салым бурычларына ия булу-булмауны бер кат барлау кирәк.

Бурычны вакытында түләү банк счетларын ябу яки Россиядән читкә чыгуга хокукны вакытлыча чикләү кебек күңелсез чаралардан котылу мөмкинлеге бирәчәк. Бурычка ия булу-булмауны ачыклау, кирәк булганда, аны түләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына (nalog.gov.ru ) урнаштырылган “Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервисыннан, шулай ук “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасыннан файдаланырга мөмкин.

Салым бурычы турында мәгълүмат алу өчен, сайтның «Жизненные ситуации» — «Прочие ситуации» — «Согласие (отказ) на информирование о наличии недоимки и (или) задолженности по пеням, штрафам, процентам»  бүлегендә Шәхси кабинет аша мәгълүмат алуга ризалык биреп, телефонга смс-хәбәр аша яки электрон почта аша салым буенча бурыч турында мәгълүмат алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре