Чираттагы ялны 35 календарь көненә җиткерергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков Россиядә яшәүчеләр өчен чираттагы ял вакытын 28 календарь көненнән 35кә кадәр җиткерү турында закон проектын әзерләргә ниятли. Бу хакта ул “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Новичков фикеренчә, эш урынында стресс арткан бер мәлдә 28 көнлек ял – бик аз. Депутат әйтүенчә, бу җәһәттән хезмәт турындагы законга үзгәрешләр кертергә кирәк.
“28 көнлек ялның башка тарихи чорда – эш бераз башкачарак булган чорда исәпләп чыгарылуын аңлыйбыз. Хәзер хезмәт урынында стресс бик нык артты... 35 көн – бүгенге чор кешесенә ял итү өчен шуның кадәр вакыт кирәк”, – дигән Новичков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре