Цирк артисты биеклектән егылып һәлак булган

Фаҗига Ростов-Донда тамаша вакытында килеп чыккан.

Кичә кичен Ростов-Дон циркында бәхетсезлек очрагы булган. “KazanFirst” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып язганча, акробат ир-ат дүрт метр биеклектә тарттырып куелган арканда велосипедта йөргәндә түбәнгә “очкан”.

Артистны авыр хәлдә хастаханәгә алып килгәннәр. Кызганычка, медиклар аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр килеп туган хәлнң барлык нечкәлекләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре