Газетага язылу

"Циркның төрле булуын күрсәтәсебез килә": «Азия кайтавазы» нәрсә белән сокландыра?

Казан циркы БРИКС көннәренә туры китерелгән «Азия кайтавазы» милләтара программасын тәкъдим итте. Тамаша Азия һәм Европа циркларының мини фестивале кебек уза. Цирк директоры Эльмира Булатова сүзләренә караганда, Казанда – төрле милләтләр бергә тату яши торган җирдә – мондый программаны чынга ашыру өчен иң яхшы урын – цирк.

– Хәзерге вакытта Казанда бөтен чаралар да БРИКСка багышлана. Бу – дөньякүләм вакыйга. Казан циркы да читтә калмый, инде күптән «Азия кайтавазы» тамашасын планлаштырып куйган идек. Кунакларыбызга, тамашачыларыбызга циркның төрле булуын күрсәтәсебез килә. Тамаша 1 декабрьгә кадәр барачак. Анда Халыкара цирк фестивальләрендә җиңүчеләр – Вьетнам, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия төбәкләре – Татарстан, Бурятия, Удмуртия, Якутия артистлары чыгыш ясый, – дип сөйләде оешма директоры.

Сүз уңаеннан, Казан циркы «Азия кайтавазы» программасын яңа, 20 миллион сумлык манежда куя. Цирк директоры сүзләреннән аңлашылганча, иске манеж, 6 ел эчендә амортизацияләү үзлекләрен югалту сәбәпле, артистлар һәм хайваннар, бигрәк тә атлар өчен уңайсызлыклар тудыра башлаган. Яңа манеж исә күпкатлы итеп, әлегә кадәр бер генә циркта да кулланылмаган материал белән эшләнгән. Манежның өстендә махсус Казан синтетик каучук заводында ясалган уникаль каучук катламы ята.

Бер генә тапкыр да цирк чыгышларын күрмәүчеләр өчен «Азия кайтавазы» тамашасы бигрәк тә отышлы булачак. Чөнки тамашачы биредә төрле илләрдән килгән артистларны бәяли алачак. Программа һава гимнастлары, арканда йөрүчеләр, атлы акробатик ансамбль, экстрим-акробатлар, эквилибристлар, тешләре белән 200 килограммлы гер күтәрүче, бүре, пума һәм ягуар катнашындагы номерлар белән истә калачак. Артистларның күбесе – халыкара конкурслар лауреатлары һәм цирк тармагының дәрәҗәле призларына ия булучылар.

Үзбәкстаннан Феруз Йосыпов

Үзбәкстаннан Феруз Йосыпов, тешләре белән 200 килограммлы гер күтәрүче цирк артисты:

– Беләсезме, минем эшемдә иң авыры нәрсә? Мондый жанрны тамашачыга тәкъдим итү. Гер күтәрү номеры идеясе карьерамның башында ук туды. Мин моңа бик озак һәм тырышып әзерләндем. Әмма кайвакыт 200 килограммны тешләр белән күтәрү һәм 70 килограммлы герләр белән жонглерлык итү җиңел түгел.  Хәзерге көндә тешләр белән тарттырган иң зур авырлык 7 тоннадан артык. Әлбәттә, мин үземне бик кайгыртам: көнаралаш мускулларга күнегүләр ясыйм, витаминнар эчәм, дөрес тукланам, тиешенчә йокларга тырышам. Табибларга да даими рәвештә күренеп торам.

Казанда мин икенче тапкыр, бу шәһәрне һәм аның тамашачыларын бик яратам. Татарстан халкы үзенең энергетикасы белән җәлеп итә. Кунакчыллыгы турында да әйтми булмый. Казан тамашачысына, цирк директоры Эльмира Булатовага  зур рәхмәтләр!

Чхиа Хуен Фуок

Чхиа Хуен Фуок, Вьетнамнан килгән һава гимнасты:

– Цирк сәнгате – гаиләбез традициясе. Мин 8 яшемдә гимнастика белән шөгыльләнә башладым, 16 яшемдә Вьетнам цирк мәктәбендә укып чыктым. 22 яшемдә исә рәсми рәвештә цирк артистына әверелдем.

Казан борынгы, тарихи һәм уникаль архитектурасы белән аерылып тора. Күземә чалынган иң беренче әйбер шул булды. Казан Кремле генә дә аерым игътибарга лаек. Татарстан тамашачысы монда бик дулкынланып, зур энтузиазм белән каршы алды. Бу бик сөендерә. Татарларның милли ризыгыннан – өчпочмактан авыз итеп карадым. Ул шулкадәр тәмле икән!

Нурым Куленбаев

Нурым Куленбаев, Казахстанның Virtuoso жонглерлар төркеме җитәкчесе:

– Без Татарстанда гастрольләр белән беренче тапкыр, ләкин хатыным 2015 елда Казанда булган иде. Ул, хәзер шәһәр үзгәргән, матурланган, яңа биналар барлыкка килгән, ди. Татарлар казахлар кебек үк кунакчыл халык икән.  Ризыклар буенча да охшашлык күреп өлгердем. Чын татар чәкчәген татып карадым, бик тәмле.

Татар тамашачысы затлы дип әйтер идем. Аларның циркны яратуы, сәнгатьне кадерләве күренә. Без шундый шәп номерлар алып килдек, программаны барысы да күрсен иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре