Газетага язылу

Чирмешәндә район Советының киңәйтелгән утырышы узды

Чирмешәндә район Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайты хәбәр итә.

Бу көнне рәсми кунаклар  Кара Чишмә авылын республика бюджеты хисабына 9 миллион сумнан күбрәк бәягә, «Озын һәм актив гомер»  илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программсы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты бинасын ачу тантанасында катнашты.

Район Советының район мәдәният йорты бинасында узган XXXV утырышында төп доклад белән район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов чыгыш ясады. Ул районың 2025 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2026 елга кайбер бурычларны атады.

«Районыбызда халыкның яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү өчен дәүләтебез тарафыннан барысы да эшләнә. Без дә, үз чиратыбызда, республикабыз үсешенә лаеклы өлешебезне кертәбез, куелган бурычлар һәм максатларга ирешербез, дип ышандырып калам», диде район башлыгы Рамил Айбатов.

Васил Шәйхразиев район җитәкчесенең докладын игътибар белән тыңлавын әйтте. «Күп эшләр башкаргансыз. Хәрби операция зонасындагы егетләргә булышуыгыз, җиңү өчен күп өлеш кертүегезгә рәхмәт. Сайлауларда  чирмешәнлеләр гел актив. Эшлисе эшләр дә байтак. Эшмәкәрлек юнәлешендә үсеш темпын күтәрәсе иде, сәнәгать паркы да кирәк. Районда үзмәшгүльләр саны азрак. Үлем-китем күп. Медицина учреждениеләренә табиблар табу – шулай ук актуаль. Аларны районга тартырга кирәк. Ә болай сезнең яклар җире, туфрагы уңдырышлы, тарихы бай. Барыгызга да уңышлар телим», – диде ул. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре