Чистайда 9 яшьлек баланы машина бәрдергән

Чистайда минивэн 9 яшьлек баланы бәрдергән, ул көтмәгәндә юлга чыккан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

"Чәршәмбе көнне, 21 августта, 13.10 сәгатьтә Мебельная урамында 9 яшьлек велосипедчы,, юлга чыгып, "Ситроен" автомобиле белән бәрелешә", - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Авария нәтиҗәсендә бала төрле тән җәрәхәте алган һәм аны хастаханәгә озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре