Чистайда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Чистай районында ГАЗель йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Shacman йөк машинасына очып кергән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ГАЗельнең бер пассажиры үлгән, машина йөртүчене һәм тагын бер пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр. Куркыныч һәлакәтнең шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре