Чистайда "Юность" дигән яңа пляж булдырылган

Чистай шәһәрендә “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты буенча “Юность” яңа пляжы булдырылган. Бу хакта Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Ял урыны “Набережная Кама” паркы янәшәсендә урнашкан. Территориясе берничә өлешкә бүленгән. Балалар өчен билгеләнгән өлеше өреп кабартылган таучыклар, батутлар һәм уен комплексы – лабиринт белән тәэмин ителгән. Шулай ук тыныч кына ял итү өчен ятаклы һәм чатырлы зонасы да бар.

Биредә шулай ук җәйге йортлар булдырылган. Аларны пляжда ял итү чорында арендага алып торырга мөмкин. Тәрәзәләре елгага карап торган сауна, су велосипедлары прокаты булдырылган. Шулай ук биредә бильярд һәм аэрохоккей уйнарга мөмкин.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты Россиядә 2030 елга сәяхәтләр санын елына 140 миллионга кадәр җиткерүне, шулай ук туристлык тармагы хисабына илдә икътисадны үстерүне күздә тота. Илкүләм проект Россиядә сәяхәтләрне уңайлы, имин һәм кызыклы итү мөмкинлеге бирәчәк.

Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре