Чистайның Кубас авылында янгында 9 яшьлек кыз баланың гомере өзелгән

Бүген төнлә Татарстанның Чистай районы Кубас авылында шәхси йортта янгын чыккан. Янгынны сүндергәч, йортта 9 яшьлек кызның мәете табылган.

Һәлакәт урынына Чистай шәһәр прокуроры урынбасары Ленара Гыйбадуллина килгән, тикшерү оештырылган. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана

Татарстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Чистай шәһәр прокуратурасы тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре