Газетага язылу

Чит ил паспортына балалар турында мәгълүматларны кертмәячәкләр

Киләсе елның 1 гыйнварыннан чит ил паспортына балалар турында мәгълүматларны кертми башлаячаклар.

Ата-ананың документларында балалары турында мәгълүматлар булып та, бу балигъ булмаганнарны үзләренең чит ил паспорты булмаган килеш чит илгә кертүдән баш тарту очракларының ешаюына бәйле.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына  сылтама белән ТАСС яза.

Балалар турында мәгълүматлар белән моңа кадәр бирелгән чит ил паспортлары, гамәлдә булу вакыты чыкканчы, үз көчен югалтмаячак.

Эчке эшләр министрлыгы, сәфәргә чыгар алдыннан, әти-әнисе паспорты белән баланың теге яки бу илгә керә алу мөмкинлеген ачыклауны, шулай ук тиешле халыкара килешүләр белән танышуны тәкъдим итә. 2027 елның 1 гыйнварыннан чит ил паспортының бланкы да үзгәрә. Анда “Личный код” һәм “Учетная запись” графалары юкка чыгарылачак. Министрлык мәгълүматларына караганда, алар бүгенге хокукый яссылыкта әһәмиятен югалткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре