Газетага язылу

Чит ил паспортыннан башка гына кайларга барырга мөмкин булуын искә төшерделәр

Чит ил паспортына ия булмаган килеш кенә алты юнәлеш буенча сәяхәт кылырга мөмкин.

“Татар-информ” республикада яшәүчеләрнең Россия паспорты белән генә кайсы илләргә бара алуын искә төшереп үтте. 

Абхазия

Илдә яшәү вакыты 90 көннән артмаса, чит ил паспорты да, виза да таләп ителми. Сәяхәтчеләрнең күпчелеге Абхазиягә Сочи аша бара. Шулай ук Сухумга кадәр самолет белән дә очарга мөмкин.

Әрмәнстан

Самолетта барган очракта, илгә Россия паспорты белән генә керергә мөмкин. Ә җир өсте транспорты белән чик аша узганда, чит ил паспортын күрсәтергә кирәк. Ул шулай ук әлеге илдә билгеләнгән вакыттан озаграк  булырга җыенучылардан да таләп ителә.

Белоруссия

Илгә керү өчен эчке паспорт булса, шул җитә. Өстәмә документларсыз гына биредә 90 көн яшәү рөхсәт ителә. Сәфәр озаккарак сузылса, вакытлыча яки даими яшәүгә рөхсәт алырга кирәк.

Казахстан

Россия паспорты белән 180 көнлек чорның 90 көнен биредә уздырырга мөмкин. Илдә озаккарак калырга ниятләүчеләргә вакытлыча теркәлү яки, гражданлыкны үзгәртмичә, даими яшәүгә рөхсәт алу (вид на жительство) таләп ителә.

Кыргызстан  

Бу илгә бару өчен дә Россия паспорты җитә. Турист, теркәлмичә, 30 көнгә кадәр яши ала.

Көньяк Осетия  Илгә керү өчен чит ил паспорты да, виза да кирәкми. Әмма туристлар бирегә аяк басканнан соң өч эш көне эчендә, Иммиграцион контроль идарәсенә барып, миграция картасын рәсмиләштерергә тиеш. Мондый документ 90 көн гамәлдә була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре