Бердәм мәгълүмат үзәгенә чит ил белгечләре килеп, Татарстан, Казан һәм республикадагы сайлау кампаниясенә бәйле фикерләре белән уртаклашты һәм үз илләрендәге сайлау системасы ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.
Аларның сүзләренә караганда, Татарстанда кешеләрнең сайлауга булган кызыксынуы көчле. Гомумән, сайлау процессын оештырудан да алар канәгать калган.
Сүрия Гарәп республикасы Халык советы элеккеге депутаты Мәхмүт Әл Хәсән әйтүенчә, Татарстанны башкалардан аерып торган сыйфат – оештыра белү сәләте.
- Безне бу аеруча гаҗәпләндерде. Без барлык өлкәләрдә дә алга китеш күрдек.Чиста урамнар, бар җирдә пөхтәлек һәр тәртип. Болар бездә уңай тәэсир калдырды, - диде кунак.
Бавариянең Ландтаг депутаты Ульрих Сингерны исә өйдән тавыш бирү мөмкинлеге таң калдырган. “Германиядә бу юк. Димәк, сездә халыкка карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык белән карыйлар дигән сүз бит бу. Германиядә махсус хат язып алдан тавыш бирергә була. ”
Бавариянең Ландтаг депутаты Кристиан Франк Ульрих Хенкель сүзләренчә, аларда һәр партия һәм һәр кандидаттан тәкъдим ителгән күзәтүчеләр командасы юк. “Бары тик кичке алтыдан соң – сайлау беткәч кенә күзәтүче булырга мөмкин. Без бүген сездә ничек икәнен күзәтәчәкбез”, - диде ул.
17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.
2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез