Чит илгә ял итәргә барырга җыенган ир-атка 415 мең сум бурычын түләргә туры килгән

Яшь ир-ат банк һәм салым инспекциясенә булган бурычларын түләгән.

Питрәч районында яшәүче ир-атның 415 мең сумлык бурычлары җыелган булган. Ул банкка бурычларын кайтармаган һәм салымнар да вакытында түләмичә генә яшәгән.

Питрәч районы суд приставы илдән чыгуны чикләү турындагы карарны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына юллаганнан соң, бурычын кайтарырга булган.

Ир банк һәм салым инспекциясе алдындагы бурычларын түләгән. Моннан тыш, ул 29 мең сумнан артык башкаручылар җыенын да түләргә мәҗбүр булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре