Газетага язылу

«Читтә калмагыз»: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирә

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнаша.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең 13нче мәктәбе бинасында урнашкан 1809нчы сайлау участогында тавыш бирде. «Сайлауларга җаваплы караш – бүгенгебезгә хөрмәт һәм киләчәк көн турында кайгырту ул», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина сайлауларның беренче көнендә үк тавыш бирде. «Эш көнемне сайлау участогыннан башладым. Быел 18, 19 һәм 20 сентябрьдә өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин. Бу сменалы эшләүчеләр һәм бакчачылар өчен аеруча уңайлы», – диде ул.

Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц та Үзән районында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Депутат Фәнис Нурмөхәммәтов сайлауларда катнашып: «Процесс гади, аңлаешлы һәм бик мөһим. Участокларда кеше күп, бу сөендерә. Читтә калмагыз, бүген кабул ителгән карар һәрберебезгә кагыла», – дип белдерде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Назип Хаҗипов хатыны белән Теләче районындагы 2669нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирү 18–20 сентябрьдә өч көн дәвам итә. Татарстанда шулай ук 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар уза.

Сайлауларны 65 территориаль һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре