Cпорт кына түгел бу! Казан илнең иң яхшы чаңгычылары җыелган үзәккә әйләнде

 Узган атнада Казан илнең иң яхшы чаңгычылары җыелган үзәккә әйләнде. Татарстан башкаласында Россия Кубогына чаңгы ярышларының бишенче этабы узды. 6 алтын медальнең 5сын Татарстан спортчылары яулады.

Үзебезнекеләр

Россия Кубогының Казан этабында Татарстан спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды. Әйтик, хатын-кызлар арасында ирекле стильдә 10 чакрымга ярышта Наталья Терентьева җиңү яулады. Сүз уңаеннан, Наталья әле узган елның җәендә әни булган иде. Спортчы бик тиз арада формага килеп, инде уңышлары белән сөендерә башлады. Бу этапта Наталья Терентьева 23 минут 12,17 секунд эчендә ярыш кырын узып, беренче булды. Cкиатлон ярышында Татарстан данын яклаучы Дарья Непряева беренче булды. «Спринт» дисциплинасында Анастасия Фалеева җиңүче булып танылды. Финиш сызыгына ул 3 минут та 25,79 секунд вакыт эчендә килеп җитте. Наталья Терентьева бу юлы көмеш белән генә чикләнде. Ул финишны нибары 0,15 секундка соңарып үтте.

Ир-егетләр арасында ирекле стильдә 15 чакрым арага ярышат финишка беренче булып Савелий Коростелев килде. Скиатлонда ул көмеш медаль иясе булды. Беренче урын исә Сергей Ардашевка насыйп булды. Ул Коростелевны нибары 0,1 секундка уздырды. Монысы ярыштагы көндәшлек дәрәҗәсен чамалау өчен.

Әлбәттә, җанатарларның да, көндәшләрнең дә төп игътибары илнең иң көчле чаңгычысы, узган ел Татарстан командасына кушылган Александр Большуновка булгандыр. Әмма... Беренчедән, Большунов ярышларның беренче көнендә катнаша алмады. Гаилә сәбәпләре, дип аңлаттылар монысын. Аннан да соң да спортчы баш әйләндергеч нәтиҗәләр күрсәтмәде. Спринтта ул финишка өченче булыпр килде. Әлбәттә, бронзасына «йолдыз» үзе дә канәгать булмады инде: медаль тапшырылуга ук, аны муеныннан салу ягын кайгыртты ул. Әмма бронзасына сөенәсе генә булган: ярышларның соңгы көнендә Большунов финишка 23 нче булып килеп җитте. Узыш вакытында борылышларның берсендә Иван Горбунов (шулай ук Татарстан спортчысы) белән юл бүлешә алмады. Әллә ялгыш, әллә язмыш – Большунов ярышны дәвам иттермәскә булды. Чаңгыларын салып, финишка җәяү генә килде.

Бал мичкәсендә дегет

Ярышларны кабул итү оештыручылар ягыннан да зур әзерлек һәм җаваплылык таләп итә. Спортчыларны бу юлы «Балкыш» шифаханәсендә урнаштырганнар иде. Сүз уңаеннан, спортчыларга уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев тырышты. Ул бу эшне контрольдә тотты.

Шулай да бал мичкәсендә бер кашык дегет табыла инде ул. Әнә Түбән Новгород өлкәсеннән килгән чаңгычы Анастасия Кулешовага «Балкыш»тагы яшәү шартлары бер дә ошамаган булып чыкты. Дөрес, соңрак спортчы бу зарлануларын социаль челтәрләрдән алды. Тик әйткән сүз – аткан ук инде ул.

Кулешова сүзләренә Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе дә җавапсыз калмады. «Кулешова үзенең Саровында кунакханәсе һәм стадионы янәшә булган урын тапсын. Без дә шунда килербез һәм рәхәтләнеп ярышырбыз. Федерация спортчыларга яхшы булсын өчен кулыннан килгәнне эшли. Шәһәр үзәгендә яшәп, стадионга кадәр берәр сәгать килә ала идек. Ә биредә стадионга чаңгыга басып та барып җитеп була», – диде ул.

Вяльбе димәктән, федераль кунак мактау сүзләренә бик юмарт булып чыкты бу юлы. «Сүзсез калдым. Турнир узган елдагысыннан да яхшырак килеп чыкты бугай. Оештыру эше дә, ярышлар да бик кәттә», – диде ул.

Сан

Ярыш 15–19 гыйнвар көннәрендә узды.

Ярышларда 400 ләп спортчы һәм Россиянең 37 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты. Беларусь Республикасыннан да команда бар иде.

Татарстан җыелмасы 8 медаль яулады: биш алтын, ике көмеш, бер бронза.

Өч көнлек ярышларны 5 меңләп җанатар караган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре