Мәскәүнең «ЦСКА» командасы Краснодарның «Краснодар» командасын футбол буенча Россия Суперкубогы өчен ярышта отты. Матч 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Очрашу Казанда «Ак Барс Арена»стадионында узды.
Шулай итеп, башкала командасы 8нче тапкыр Суперкубок иясе булып танылды.
Матчта бердәнбер голны икенче тайм башында Игорь Дивеев кертте.
Сүз уңаеннан, уенны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күзәтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез