Чулпан Закирова: «Кавказ халкы җылы кабул итте»

Аерым кешеләр арасында гына түгел, ә тулы бер иҗат коллективлары арасында да чын дуслык булырга мөмкин. Татарстанның «Казан» бию ансамбле инде чирек гасыр дәвамында Дагыстанның «Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») Кавказ халыклары биюләре дәүләт ансамбле белән хезмәттәшлек итә.

Шушы дуслык хөрмәтенә Дагыстанда «Еллар аша сыналган дуслык. 25 ел бергә» дип исемләнгән концерт оештырылган. Күптән түгел «Казан» бию ансамбле шул якларда гастрольләрдә булып кайтты. Иҗади сәфәр хакында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова белән сөйләштек.

– Гастрольдән нинди хисләр белән кайттыгыз?

– Гастрольләргә чыгу артист өчен бик мөһим. Сәфәрләрдән без хисләнеп, канатланып, яңа сулыш белән кайтабыз. Ә инде Дагыстаннан үзенә бер төрле күтәренке кәеф белән кайттык. Чөнки бу үзенчәлекле гастрольләр иде. Ике зур ансамбльнең 25 ел дәвамында аралашып иҗат итүенең матур нәтиҗәсе буларак оештырылган концертларда чыгыш ясадык. Ике коллектив бер сәхнәдә биеде. Без Махачкала, Избербаш, Буйнак, Хасавюрт, Кизляр шәһәрләрендә һәм Аверьяновка авылында концерт күрсәттек.

– Чыгышларыгызны тамашачы ничек кабул итте?

– Дагыстан халкы бик кунакчыл. Кая гына барсак та, безгә ихтирам белән карадылар. Аларда кунакка карата хөрмәт бик зур. Без моны гастрольләр дәвамында тоеп яшәдек. Мин анда көлдердем дә әле. Берәрсен туктатып юл сорарга да куркыта, дим. Алар сине ашатып, кунак итеп, кирәк булса кундырып, аннары кирәк җиргә озатып куялар. Һәм моның өчен бер тиен акча да алмаячаклар. Соңгы вакытта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ничектер суына башлады бит. Ә монда ул сакланган.

Тамашачы да бик җылы кабул итте. Дагыстанда 33 милләт вәкиле яши. Аларның үз телләре, үз сәнгатьләре бар. Без аларга төрле милләт биюләрен, шул исәптән татар биюләрен алып бардык. Бик кызыксынып, яратып карадылар.

– Иҗат коллективлары арасында 25 еллык дуслык аз вакыт түгел. Дагыстанның дәүләт ансамбле белән ничек уртак тел таптыгыз, сезне нәрсә дуслаштырды?

– Без 25 ел элек Испаниядә таныштык. Башта бер телдә аралашу якынайткандыр. Аннан соң, безнең динебез уртак бит. Дагыстан ансамблендәге үсмерләрнең барысы бергә намаз укулары минем игътибарымны җәлеп итте. Аларга сокланып карадым. Яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, тәртип, мәрхәмәтлелек, олыларга хөрмәт, игътибар белән сине тыңлаулары – барысы да мине гаҗәпләндерде. Шунда Кавказ халкын үзем өчен бөтенләй башка яктан ачтым. Күрәсең, менә шул нәрсәләр араларны якынайткандыр.

«Дагыстан яшьлеге» ансамбле Кавказда яшәүче халыкларның биюләрен тәкъдим итә. Программаларына шулай ук Чечня, Осетия, Кабарда-Балкар республикалары халыкларының биюләре дә кергән. Хасавюрт шәһәрендә иҗат итәләр. 45 кешелек коллектив – Дагыстанда тамашачы мәхәббәтен яулаган бик көчле, абруйлы һәм профессиональ ансамбль. Без алар белән еш кына тәҗрибә уртаклашабыз. Бер-беребезгә белгәннәребезне өйрәтәбез, бию серләрен дә бүлешәбез.

– Чит җиргә барып чыгыш ясау ул икеләтә җаваплы. Кавказ халкы алдында чыгыш ясаганда нинди максатны беренчел итеп куйдыгыз?

– Әлбәттә, җаваплылык зур. Без бит анда үз коллективыбызны гына түгел, бөтен Татарстанны тәкъдим итәбез. Үзебезнең профессиональ чыгышларыбызны, көчебезне күрсәтергә, республикабыз йөзенә кызыллык китермәскә тиеш. Тамашачы безне үз милләтен, тарихын һәм сәнгатен хөрмәт итә торган халык итеп истә калдырсын. Алар милли мәдәнияткә бик игътибарлы.

– Шулай да, иң истә калган мизгел нинди булды?

– Аларда яңгырлы вакытлар була икән. Без шундый чорга эләктек. Избербаш шәһәрендә көчле яңгыр яуды. Бар җирне су басты. Йөреп тә булмый. Ә без инде бу шәһәргә концерт куярга килгән идек. Мәдәният йортында ут та сүнеп алды. Костюмнарыбызны киеп әзерләнеп куйдык. Кеше килә алмас, инде нишләргә, дип борчылып утырабыз. Шунда Дагыстан ансамбленең җитәкчесе: «Залда бер кеше булса да концертны куябыз, без тамашачыга хөрмәт күрсәтергә тиеш», – диде. Залда әкренләп халык җыела башлады. Башта яңгырда юешләнгән 30–40 кеше килде. Аннары йөз кешегә җыелды. Болар биюләрне бик яратып килгән тамашачы бит. Шулай итеп, без концертны башлап җибәрдек. Концерт уртасында тагын ут сүнде. Без – ике коллективның да җитәкчесе сәхнәгә чыгып: «Борчылмагыз, безнең барабаннар бар. Хәзер шулар белән ритм булдырып, биюләрне дәвам итәбез», – дидек. Инде әзерләнеп беткән идек, ут яңадан кабынды, без дәвам иттек. Шундый сынаулар килеп чыкса да, кәеф шулкадәр күтәрелде. Чөнки залда гаҗәеп җылы энергетикалы тамашачы утыра иде.

– «Дагыстан яшьлеге» ансамбле Казанга киләчәкме?

– Әйе, хәзер инде дусларыбызны Татарстаныбызда кабул итәргә әзерләнәбез. Аларның гастрольләре 22–29 октябрь көннәрендә узачак. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Апас, Арча районнарында тамашачыга үзләренең биюләрен тәкъдим итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре