Газетага язылу

Чумага охшаш бик куркыныч инфекциянең пәйда булуы турында сөйләделәр

Свердловск өлкәсенең бер фермасындагы сыерларда терлек өчен генә түгел, кеше өчен дә гаять куркыныч пастереллез авыруы ачыклану сәбәпле карантин керткәннәр.

Медицина фәннәре докторы, иммунолог Владислав Жемчугов «Радио1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу авыру турында сөйләгән. Белгеч әйтүенчә, пастереллез – терлек өчен гаять җитди чир.

«Бик әшәке йогышлы чир. Ветеринарлар шок халәтендә калгандыр дип уйлыйм, алар өчен үтә авыр хәл, чөнки чирне җиңүе гаять кыен. Инфекция кыргый хайваннарда да, йорт хайваннарында да тән температурасының нык күтәрелүенә китерә. Бик еш үлем белән тәмамлана», – дип басым ясап әйткән иммунолог.

Белгеч шулай ук инфекцияне чума авыруы бактериясенең «якын туганы» китереп чыгаруын билгеләп үткән. Шулай да чирнең кешегә йогу очраклары сирәк күзәтелә икән. Мондый куркыныч хәл хайван тешләсә яки тырнаса килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта канның зарарлануы яки үпкәнең ялкынсынуы бар.

«Чирле хайван белән «аралашуга» шик туса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, бик көчле антибиотиклар белән дәваланырга кирәк», – дип йомгак ясаган сүзенә Жемчугов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре