Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте:
– Закон үз көченә 2026 елның 1 мартыннан керде. Хәзер җир участокларында америка өрәңгесе яки балтырган үсеп утырган өчен штраф каралган. Бу таләпләр бакчачылар, шәхси йорт хуҗалары, фермер һәм коммерция оешмаларына кагыла. Кисәтү ясалып та, чарасы күрелмәсә, 20 дән 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Җәза участокта чәчәк ата торган чүп үлән булу факты өчен языла. Шулай ук авыл халкына бу проблеманы хәл итәргә җирле хакимият ярдәмгә килә. Быелга балтырганны юк итү өчен генә дә дәүләттән 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Барысы да контрольдә тотыла. Эш алып барыла. Борчыган сораулар буенча авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез