CВОда катнашучыларның ничек итеп тавыш бирүләре турында сөйләделәр

Быел тәүге мәртәбә Татарстаннан читтә дә сайлау участоклары ачылды. Аларның икесе – Донецк Халык Республикасында, икесе – Луганск Халык Республикасында һәм берсе Херсон өлкәсендә урнашкан. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар алдан тавыш бирә алды.

Аларның эшчәнлеге турында хәрби корреспондент Зөфәр Дәүләтшин Бердәм тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда сөйләде. “Сайлау участокларында эш югары дәрәҗәдә оештырылган иде. СВОда катнашучылар өчен бу бигрәк тә мөһим. Хәрбиләр үзләре турында онытмауларын, аларның да тавышлары роль уйнавын аңлый”, – диде ул.

Россия Иҗтимагый Палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эш төркеме җитәкчесенең урынбасары Александр Малькевич сүзләренә караганда, сайлауда хәрбиләр генә түгел, шәһәрләрне торгызуда ярдәм итүчеләр дә каташа алды. “Мин Лисичансикида да, Рубежноеда да булдым. Татарстанның Луганск Халык Республикасына күрсәткән ярдәмен үз күзләрем белән күрдем. Күпме эш эшләнгән, – диде ул. – Сайлау участоклары оештыру хәрбиләр өчен генә түгел, төзүчеләр, һәм, гомумән, ул территорияләрне торгызырга ярдәм итүчеләр өчен дә мөһим. Алар кече Ватаннары белән элемтәне югалтмый. Ә республикадагы иң әһәмиятле сайлауда катнашу мөмкинлеге – бу элемтәнең иң югары ноктасы”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре