«2021 елның 28 июлендә билгесез затларга карата аеруча зур күләмдә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган, анда барлыгы 300дән артыграк җинаять эше берләштерелгән. 2026 елның 9 сентябрендә ялган инвестицион эшчәнлеккә корылган Finiko интернет-проектын булдыру, җинаятьчел оешмага җитәкчелек итү, акча үзләштерү буенча Н.А.Никифоровның гаепле булуы белдерелгән», – диелгән документларда.
Исегезгә төшерәбез: Никифоровны Finiko пирамидасы эше буенча читтән торып кулга алганнар. Аны тоткарламаганнар, чөнки 2018 елда министр вазыйфасыннан киткәннән соң чит илдә яши. Элекке министрны эзләүгә игълан иткәннәр. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, ул – пирамида төзүчеләрнең берсе: Никифоров җинаятьчел ысул белән табылган акчаларны Иннополиста күчемсез милек төзү һәм аның белән идарә итүгә бәйле фирма аша «юган».
Finiko пирамидасын оештыруда катнашы булуы күздә тотылган тагын бер кеше – дизайнер Азат Төхвәтуллинны быел сентябрь башында тоткарлаганнар һәм ике айга сак астына алганнар. Шуннан соң Мәскәүнең Мещанск районы суды аны кулга алу вакытын тагын 4 айга озайткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез