Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп: «Син – Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем әһеле, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар һәм мул, әмма яшәвемнең тәме юк», – дигән. Гайсә аңа булганына шөкер итәргә куша һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең читендә урнашкан чүплеккә алып бара. Алар анда аламаларга төренгән бер фәкыйрьне табалар. Бу кеше үзенә чүп арасында ашарга яраклы берәр ризык эзләгән була.
Бай моны күреп бераз җирәнеп ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди яхшы хәлдә яшәгәнен аңлый.
Боларны күргән фәкыйрь Гайсә янына барып: «Нигә мине Аллаһ шундый түбән хәлгә төшерде? Киергә киемем, ашарга бер телем ипием, тыныч итеп йокларга бер почмагым юк», – ди. Гайсә исә аңа да: «Булганына шөкереңне кылып яшә», – ди һәм кулыннан тотып шәһәрнең ташландык, гарипләр тора торган урынына алып бара. Монда алар аяксыз, бер кулы гына булган бәндәне күрәләр. Ул үткән кешеләрдән хәер-сәдака сорап яткан була. Фәкыйрь моны күреп бераз куркып кала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди күркәм хәлдә яшәгәнен аңлый.
Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән зур байлык – иман. Ул мирас кебек күчми. Ул Аллаһыдан үзенең иң сөекле колларына бирелә генә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай ди: «Дөнья малының күплеге байлык түгелдер, чын байлык ул – күңел байлыгы».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез