Баштагы елларда алар «Чын күңелдән» исемле акцияне район мәдәният йортында зур чара итеп үткәрә иде. Ковид чорыннан бирле алар инде пакет тулы күчтәнәчләрне әлеге балаларның өйләренә илтеп бирәләр. Бу акция инде аларның гаилә традициясенә әйләнеп, соңгы елларда балалары да актив катнаша. Быел Гөлнара һәм Рамил Закировлар 166 балага күчтәнәчләр өләшкән. Аларга авыл җирлеге хезмәткәрләре дә булышкан.
Игелек игелеккә тартыр, ди халык мәкале. Шундый изге гамәлләр кылучылар үрнәгенә иярүчеләр арта бара. Гает бәйрәме уңаеннан да, әнә, мәрхәмәтле кешеләр биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче 38 гаиләне сөендергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез