Шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы 23 декабрьдә узды. 35 метрлы конструкция алдагы еллардагыча 76,5 мең гирляндадан торган масштаблы инсталляция белән бизәлгән иде. Ул 1280 гирляндадан торган 60 метр диаметрлы «Шатер» гөмбәзле мультимедиалы инсталляциясе белән бергә эшләде.
Яллар дәвамында чыршы янында ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, бәйрәм сәүдә рәтләре һәм Яңа ел ярминкәсе оештырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез