Газетага язылу

Бәйрәм үтте – яме бетте: чыршыны кая тапшырырга?

Яңа ел узуга өебез түрендә торган чыршылар шәһәр чүплекләрен «бизи». Яңа ел кәефен биреп торган яшел кунакны чүплеккә чыгарып ташларга ашыкмагыз! Яңа ел чыршысын гадәти контейнер мәйданчыгына ташларга теләүчеләргә штраф сугарга мөмкиннәр.

Бәйрәм үтте – яме бетте: чыршыны кая тапшырырга?
«Татар-информ»

Чын чыршыга өстенлек биргән казанлылар өчен тере агачлар кабул итү пунктлары ачылачак. Ылыслы тере агачлар кабул итү пунктлары 13 гыйнвардан тәүлек әйләнәсе эшли башлый. Чыршыларны физик затлардан гына кабул итәләр. Тапшырырга алып килгән агачларда уенчыклар, мишура, «дождик» һәм ясалма кар булмаска тиеш.

Казанда кабул итү пунктлары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Вахитов һәм Идел буе районнары

  • Чехов урамы, 2 (Чехов базары)
  • Рихард Зорге урамы, 75 («Җиңү проспекты» метросы)
  • Бертуган Касыймовлар урамы, 35 («Привилегия» ТК)

Совет районы

  • Җиңү проспекты, 141 («Мега» сәүдә үзәге)
  • Родин урамы, 45
  • Татарстанның төзелеш тармагы оешуга 100 ел скверы
  • Бохара урамы, 32 («Яратам» ТК)
  • Академик Завойский урамы, 21б («Малиновка» ТК)

Киров һәм Мәскәү районнары

  • Серов бульвары
  • Васильченко урамы, 6
  • Арсланов урамы 6а, ст1
  • Комсомол урамы, 2 («5 звезд» ТК)
  • Приволжская урамы, 210 («Richmond» ТК)

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы

  • Әпсәләмов урамы, 23 («Ак чәчәкләр» бульвары)
  • Ямашев проспекты, 104, к2 («Континент» паркы)
  • Адоратский урамы, 21а («Лента» кибете)
  • Копылов урамы, 2а (Ленин ис. мәдәният йорты)

Ни өчен чыршыны чүп савытына ташларга ярамый?

Калдыкларны күмү урынында, прессланган калдыклар арасында агач бик әкрен чери – табигый таркалу өчен шартлар юк. Шул ук вакытта, кислород кермәгәндә таркалу процессында метан бүленеп чыга, ул парник газларына керә һәм глобаль җылынуны көчәйтүгә ярдәм итә. Димәк, хәтта зарарсыз күренгән органик материал да, урынсыз шартларда экологик йөкләнеш чыганагына әйләнә.

Чыршыларны кабул итү пунктларына тапшырып, сез аңа икенче тормыш бирәсез. Кабат эшкәртелгән чыршылардан алынган вак йомычкаларны шәһәрне төзекләндерү өчен кулланырга планлаштыралар, мәсәлән, туфракны тукландыралар һәм юлларны йомычкалар белән каплыйлар.

Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чыршы тапшыру акциясе бик популяр. Мәсәлән, 2024 елның гыйнварында Казанлылар өч меңнән артык ылыслы агач тапшырган. Кабат эшкәрткәннән соң, йомычкаларны хуҗалык участокларында куллану өчен халыкка биргәннәр.

Яңа ел чыршысын чүплеккә ташлаучыларга штраф каралганмы?

Яңа ел чыршысын гадәти контейнер мәйданчыгына ташларга теләүчеләргә штраф сугарга мөмкиннәр. Бу хакта ТКХ өлкәсендә юрист Александр Ушаков сөйләде.

Эксперт билгеләп үткәнчә, расланган ГОСТлар нигезендә зур габаритлы чүп-чарны һәм җиһазларны махсус рәвештә утильләштерергә кирәк. Моннан тыш, чүплектә калдырылган чыршы янгын куркынычы тудырырга мөмкин. Камералар тарафыннан хокук бозу теркәлгән очракта гаеплегә административ җаваплылык яный.

«Мебель һәм зур габаритлы чүп-чарны каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыгына ташлау тыела», – дип аңлатты АлександрУшаков.

Контейнер мәйданчыклары зур габаритлы чүп-чарны саклау өчен җайлаштырылмаган, дип өстәде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре