Газетага язылу

Чжоу Лицюнь: «Татарстанның махсус икътисадый зоналары аны Кытай бизнесы өчен кызыклы итә»

Татарстандагы махсус икътисадый зоналар, инвестиция мәйданчыклары һәм географик яктан уңайлы урнашуы республиканы Кытай бизнесы өчен кызыклы итә.

Бу хакта “РОСТКИ” форумы кырларында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь әйтте. Аның әйтүенчә, республиканың өстенлекле якларыннан берсе – биредә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен әзер инфраструктура бар. “Татарстанның махсус икътисадый зоналары, шул исәптән, үз заводлары һәм сәнәгать парклары бар. Моннан тыш, монда инвестицияләр өчен яхшы шартлар тудырылган”, – диде чит ил кунагы.

Ул, шулай ук, республиканың географик яктан уңайлы урнашуына һәм транспорт мөмкинлекләренә аерым игътибар итте. “Мәскәү ерак түгел, Идел бар – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү өчен өстенлекләре күп”, – диде Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе. Чжоу Лицюнь киләчәктә Кытай бизнесының Татарстанга кызыксынуы үсәчәгенә ышаныч та белдерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре