Татарстан мөселманнары табигый бәла-казадан зыян күргән Дагъстан халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйганнар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында хәбәр иттеләр.
Барлыгы 4 тонна шешәле су һәм өстәмә рәвештә 1,5 млн сум җыелган. Элегрәк иганәләрнең гомуми күләме 3 млн сумга җиткән иде инде.
Гуманитар ярдәм республика мөхтәсибләре һәм мәчетләре катнашында формалаша һәм якын арада Дагъстанга профильле хәйрия фондлары аша тапшырылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез