Дамир Фәттахов - яшь каләмчеләргә: «Ярый әле сезне мин бәяләмим»

26 июльдә Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале катнашучылары белән очрашты.

- Монда килгән һәркем инде җиңүче, сез барыгыз да лаек моңа. Сезнең арадан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмаячак. Ярый әле мин жюри әгъзасы түгел, чөнки иҗат белән бәйле бәйгеләрдә катнашучыларга бәя бирү - бик катлаулы эш, - диде министр яшь каләмчеләргә.

Дамир Илдус улы чын журналистиканың алтын бәясенә тиң булуын да искәртте.
- Чын журналистика мөмкин кадәр объектив булырга тиеш. Бүген һәркем диярлек мәгълүмат таратучы. Сезнең бурыч - төрле якның фикерен тыңлап, теге яисә бу ситуацияне дөрес итеп тасвирлау һәм аңа гадел бәя бирү. Яшермим, минемчә, бу - бер дә җиңел эш түгел. Шуңа да чын журналистика - алтын бәясенә тиң, - диде Фәттахов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре