Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар. Әлеге хәбәрне социаль челтәрләрдә дусты Ринас Әхмәтов җиткерде.
Ринас Әхмәтов әлеге хәбәрендә барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен әйткән.
- Хөрмәтле дуслар! Шәхсән үз исемемнән сезгә авыр чир белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәтләремне әйтәм! Аллаһы Тәгалә үзегезне меңләтә зурласын, барыгызга да саулык- сәләмәтлек бирсен. Амин, - дигән ул.
Ринас Әхмәтов аңлатканча, Дәниф Шәрәфетдинов белән ул шалтыратышып сөйләшкән. Дәнифнең операциясе Казанда булган. "Алда әле тагын берничә операция ясалачак. Үзе дә чиксез рәхмәтләрен җиткерде сезгә", - дигән Ринас.
Без дә үз чиратыбызда яраткан җырчыбызга тиз арада сәламәтләнеп чыгуын телибез!
https://vatantat.ru/2022/10/95463/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез