Данил Сәфәров зур шатлыгы белән уртаклашты

“Матбугат. ру” порталы җитәкчесе Данил Сәфәров белән «Яңа гасыр» каналының “Манзара” тапшыруы алып баручысы Әдилә Сәфәрова өченче тапкыр әти-әни булганнар. Сабир белән Нәргизәнең энекәшләре 8 апрельдә дөньяга килгән. Аңа Самат исемен сайлаганнар. Сабыйның авырлыгы 3450 кг, озынлыгы 54 сантиметр икән. Бүген инде Әдилә белән сабый өйгә дә кайтканнар.
– Үземә кагылган яңалыкларны бик таратмыйм. Хәтта "Матбугат.ру”да туган көнемне дә куймыйм. Улым тууга бөтенебез шатландык. Дөньяда ыгы-зыгы барганда, шөкер, безнең үз шатлыгыбыз бар. Аллага шөкер, күңелле мәшәкатьле чагыбыз, - диде Данил.
Сәфәровларны "ВТ” коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саматның сау-сәламәт, озын гомерле, тигез канатлы булып үссүен телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Данил Сәфәров

Көн хәбәре