Газетага язылу

Данир белән Миләүшә Сабировлар гаилә коруларына 18 ел тулуын билгеләп үтә

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова гаилә коруларына 18 ел тулуын билгеләп үтә. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Миләүшә Сабирова әйтүенчә, ул кияүгә 18 яшендә чыккан һәм бу адымына бер дә үкенми.

– Ул вакытта мин чын күңелдән гашыйк идем һәм бәхетемә генә ышандым. Бүген: «Бу карарыңа үкенәсеңме?» – дип сорасалар, һич тә юк дияр идем. Чөнки еллар дәвамында безнең иң зур байлыгыбыз – гаиләбез барлыкка килде. Ике матур кызыбыз үсте. Бу 18 ел эчендә төрле чаклар булды: шатлыклары да, сынаулары да. Әмма без бер-беребезне тыңларга, аңларга, ярдәм итәргә өйрәндек. Гаилә – ул изге нәрсә, – дип язган ул.

Аның сүзләренчә, яшьли өйләнешергә карар иткәч, иң беренче булып аларга әти-әниләре ышанган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре