Бүген 7 гыйнварда фаҗигале төстә һәлак булган эшмәкәр, татар халкы өчен янып яшәгән Ильяс Гимадутдиновны туган ягы Пермь өлкәсенең Барда авылы Үдик авылында җирләделәр. Ильяс “Таттранском” оешмасы җитәкчесе иде. Фаҗигагә юлыккан вертолетта алар икәү, үзенең сыйныфташы, якын дусты, урынбасары булып эшләгән Эльмир Коняков белән бергә була.
Ильясның вафатыннан соң бик күп татар эстрадасы җырчылары аның хакында үзләренең социаль челтәрләрендә сөйләделәр. Ул бик күпләрнең якын дусты булган. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров аның хакында бик җылы сүзләр әйтә.
– Алар биш туган. Бишесе дә ир-егетләр. Ильяс дүртенче бала иде. Шулкадәр зур йөрәкле, кешелекле булды. Ә бит гап-гади гаиләдә үскән егетләр алар. Бик авырлык белән төптән күтәрелгән кешеләр. Арада Ильяслары аерылып торды. Милләт җанлы иде. Бөтен татар җырчыларына яхшы мөнәсәбәттә булды. Кайчан килмә, мул табыннар белән каршы алып торды. Үзе дә бик сәләтле кеше иде. Аның җырлавын ишетсәгез иде. Бик күп җырчыларга үрнәк иде ул. Гитарада да уйнады, гармунда да, тере тавышка да җырлар иде, – ди Данир Сабиров.
Ильясның оешмасында 700 кеше эшләсә, шуның 350е туганы булган. Барысын да кайгыртып яшәгән. Әнисе дә аның хакында арада аерылып торган балам булды дигән.
– Ильясның әнисе - укытучы ханым. Бик көчле рухлы икән. Бүген дустымны җирләгәндә шундый мәгънәле сүзләр әйтте. “Калган улларым үпкәләмәсен, Ильясым алтын баганам иде”, - диде. Аныкы гына түгел, тирә-ягындагы бөтен кешеләргә терәк иде ул. Олыны – олы, кечене кече итте. Беркайчан да кеше сөйләмәде, чын ир, Президент булырлык кеше иде. Аллаһы Тәгалә аңа бөтен яктан уңганлык, булганлык биргән иде. Ул бөтен эшне үзе эшләде. Кызганыч, гомере генә кыска булды. 41 яшендә иде, – дип искә ала җырчы. – Дустыбызны соңгы юлга озатырга Татарстаннан бик күп җырчылар бардык. Ильяс кебек кеше башка булмас. Байлар күп ул, ә менә юмартлар юк. Дустыбызның рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Үз кулларым белән юып соңгы юлга озата алдым. Анда да яхшы кешеләр кирәктер....
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез