Данис Шакиров: "Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының халкыбызны берләштерүдә зур эш башкаруын билгеләп узды"

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе:

«Милли мәсьәләләр – игътибар үзәгендә»

– Президентыбыз бүгенге Юлламасын

«Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир», –

дип, халкыбызның күренекле шагыйре Мөдәррис Әгъләм иҗат иткән шигырь белән башлап җибәрде. Шул рәвешле ул туган тел, милләт мәсьәләләренең безнең республика өчен актуаль һәм әһәмиятле булуын тагын бер кат исбатлады. Туган телгә һәм мәдәниятебезгә булган игътибарның бөтен дөнья татарларын берләштерүен ассызыклады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлегенә югары бәя бирде, конгрессның тормышчан булуын, телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда, халкыбызны берләштерүдә зур эш башкаруын билгеләп узды. Киләсе 2023 нче елның республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итүе дә – безнең өчен мөһим. Бу без алып барган эшчәнлекнең нигезе булып тора. Киләсе елда без бу мәсьәләдә тагын да күбрәк эшләячәкбез, аңа карата игътибарны тагын да арттырачакбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре