Данис Зарипов сайлауда катнашты

Бүген иртән «Ак Барс» хоккей клубының элекке капитаны, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

Үз тавышын ул Казан илкүләм тикшеренү техник университетында урнашкан 42 нче сайлау участогында бирде.

Данис Зарипов сүзләренчә, сайлау - мөһим көн. "Минемчә, Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсы республикабыз һәм илебезнең киләчәгендә күрергә теләгән кандидатларга һәм партияләргә тавыш бирергә тиеш", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Татарстанда 2 760 сайлау участогы эшли. Алар иртәнге сәгать 7дә ачылды һәм кичке 8гә кадәр эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре