Данис Зарипов тренер булып китү-китмәве турында сорауга җавап биргән

Спортчы әлегә профессиональ карьерадан ял итәргә ниятләвен белдергән.

Биш тапкыр Гагарин кубогын отуга ирешкән Данис Зарипов тренер булып китү-китмәве турында сорауга җавап биргән. Ул узган елда спортчы карьерасын төгәлләгән. Данис кичә “Ак Барс Арена”да яшь хоккейчыларга мастер-класс үткәргән. Атаклы хоккейчы әлегә профессиональ карьерадан ял итәргә ниятләвен белдергән.

“Әлегә боларның барсыннан да ял итеп, башка тормышка “күчеп” аласы килә. Спортсыз нишлим соң мин? Үзем гаепле, балачактан иң яхшы спортчы булырга, зур җиңүләргә ирешергә теләдем. Бәхеткә, хыялларым тормышка ашты. Хәзер алга таба эшләргә кирәк. Бәлки бу юнәлештә дә әйбәт нәтиҗәләргә ирешермен”, – дигән спортчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре